Агымдагы елның 5 мартында Теләче муниципаль районының Баландыш авылында «Баландыш» авыл хуҗалыгында тәэмин итү-урнаштыру хезмәтләрен күрсәтүче кулланучылар кооперативы базасында барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә багышланган район семинар-киңәшмәсе булып узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов алып барды.
Киңәшмәнең теория өлешендә шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы техник карауга әзерләүнең барышы турындагы мәсьәлә дә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Х.Х.Нәзиров чыгыш ясады, ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә дәүләт техник күзәтчелеге органнарының техник карауга карата таләпләрен җиткерде, тикшерү үткәрүнең барлык нечкәлекләре гамәлдәге законнар нигезендә күрсәтелде.
Беренче күрсәтмә техник карап чыгу 25 март көнне Шәтке авылында урнашкан «Агролак» җәмгыятендә планлаштырылган.
Хәмит Нәзиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.