Расланган график нигезендә Чистай муниципаль районында 2020 елның 4 мартында агросәнәгать комплексында, аерым алганда, «Закамье-Агро» ҖЧҖ, «Родник» ҖЧҖ, «Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә куелган бурыч: билгеләнгән срокларда үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздырырга. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү. Моның өчен һәр берәмлек эшкә сыйфатлы әзер булырга тиеш, ә бу эш техниканы эксплуатацияләү өчен махсус өйрәтелгән персоналга йөкләнергә тиеш.
Техник карау вакытында тикшерелә:
- җиһазлар белән тикшерү алымын кулланып, машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзек булуы, комплектлылык, тагылманың саклагыч ялганышы).
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- марканың, дәүләт теркәү билгесенең, агрегатлардагы номерларның машинаны теркәлү таныклыгында һәм машина паспортында күрсәтелгән мәгълүматларга туры килү-килмәве.
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.
Техник карауны узган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар рәсмиләштерелә.
Барлыгы 47 берәмлек үзйөрешле техника каралды, техник карау нәтиҗәләре буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде, 1 күрсәтмә бирелде, 2 техник карау акты төзелде.
Барлык үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм башка техника төзек һәм техник карау узу турында таныклыкларга ия булырга тиеш.
Техник карау узмаган тракторлар һәм башка үзйөрешле техника белән идарә итү тыела.
С.М. Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.