2020 елның 2-3 март көннәрендә «Зәй политехника көллияте» ДБББУ базасында «В», «С», «Е», «Д», «А1» категорияле «тракторчы-машинист» таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. 44 имтихан бирүче арасында: юл хәрәкәте кагыйдәләре – теория; үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү – теория һәм йөртү – практика өлешен 39 кандидат уңышлы тапшырды, 5 кеше сынауны бирә алмады. 7 көн узгач имтиханны кабат тапшырып карау мөмкин булачак.
В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.