Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, чара барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, аңа техник карау уздыру һәм теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев белән эшлекле очрашу да булды.