2020 елның 4 нче мартында «Түбән Кама агросәнәгать көллияте» ДАҺБУ, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.Р. Мөниров чыгыш ясады, ул 2019 нчы елда Татарстан Республикасында дәүләт техник күзәтчелек эшенә йомгак ясады. Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы техникасын тиешле техник карауга әзерләү өчен куела торган таләпләр турында аңлатылды.
Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.
