Лениногорск политехника көллиятендә тракторчы-машинист имтиханнары узды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 4 нче мартында Лениногорск политехника көллиятендә «С», «D», «E» категорияле тракторчы-машинист курсларында укыган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында имтихан узды.

Имтихан бирүчеләрнең машиналарны куркынычсыз файдалану, эксплуатацияләү буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан тапшырырга тиешле 7 курсант арасыннан 5се сынауның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм тиешле категориядәге тракторлар белән идарә итү күнекмәләрен яхшы белүләре турында күрсәтте. Калган ике гражданин өчен 7 көннән соң кабат сынау тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.

 

 

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International