Актаныш муниципаль районындагы «Нур» җәмгыятендә киңәшмә узды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

3 март көнне «Нур» җәмгыяте базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган чарада хуҗалыкларның матди-техник базасы турындагы мәсьәлә каралды. Язгы кыр кампаниясе якынлашуга бәйле рәвештә төп игътибар техник паркны әзерләү мәсьәләләренә бирелде. Киңәшмәдә тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру планнары һәм хуҗалыклар алдында торган бурычлар белән Актаныш муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.М. Хәкимов чыгыш ясады. Техниканы техник карауга вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү бурычы куелды.

 

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International