Апас районы авыл хуҗалыгы оешмаларына гамәли ярдәм күрсәтү турында

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

 Бүген Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин һәм ведомство белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында районның авыл хуҗалыгы оешмаларына гамәли ярдәм күрсәтү буенча эшче киңәшмә уздырды. 

Комиссия карамагына хуҗалыкларның җитәкчеләре тарафыннан язгы кыр эшләрен уздыру буенча әзерләнгән эш планнары тәкъдим ителде. Комиссия, үз чиратында, оешманың кыр эшләренә әзерлеген, чәчү мәйданнары структурасын, финанс чаралары, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары булуын бәяләде.

Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International