Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре Буа муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән очрашты

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 3 нче мартында «Татавтодор» АҖ «Буа» юл ремонт-төзелеш идарәсенең Апас филиалында автомобиль юл хуҗалыгы хезмәткәрләре Дәүләт техник күзәтчелек һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу күркәм традициягә әверелде. Ел саен автотранспорт паркына техник караулар уздыру һәм Буа районы юлларында төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан филиал җитәкчелеге әлеге хезмәт вәкилләре белән очрашу оештыра. Әлеге киңәшмәнең максаты – юллардагы бәхетсезлек очракларына юл куймау.    

Бу тема «Таттехконтроль» АҖ Буа шәһәрендәге филиалы директоры А.М.Җамалетдинов һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов чыгышларында күтәрелде. Алар үз профилендәге бурычларга җентекләп тукталды һәм җыелган кешеләрнең көн кадагындагы сорауларына тулы җавап бирде.

 

Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International