Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләр арасында кышын кар машиналарында һәм җәй айларында квадроциклларда актив ял итү популярлаша бара. Районда әлеге төр техниканың имин эксплуатациясенә «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ өйрәтәләр.
2020 елның 29 нчы февралендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы унҗиде курсантның әзерлек һәм белем дәрәҗәсен, «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына ия булуын тикшерде, бу укучыларның дүртесе имтихан биремнәрен үти алмады. Алар өчен җиде көннән соң тагын сынау булачак. Теория һәм гамәли сынауларны уңышлы тапшырган укучылар «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.