Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин белән берлектә, 5 нче март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, түбәндәге адрес буенча: Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт.
Гражданнарны кабул итү: 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85; (84379) 2-17-80.