Балтач муниципаль районында киңәшмә узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 29 нчы февралендә Балтач муниципаль районы хакимиятендә оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы М.Р. Габдрахманов авыл хуҗалыгы техникасына еллык техник карау уздыру һәм аңа әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы техникасын тиешле техник карауга әзерләү өчен куела торган таләпләр турында аңлатылды.

 

Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International