2020 елның 28 нче февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ТД-КАМА» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 34 берәмлек төягеч тәкъдим ителде. Барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. Техник карау йомгаклары буенча анализ уздырылды, торак пунктларында һәм завод территорияләрендә юлларга хезмәт күрсәтүдә махсус техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.
