ТР Ирекле үзкөйләнешле иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Чистай транспорт мәктәбендә имтиханнар узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 28 нче февралендә ТР Ирекле үзкөйләнешле иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Чистай транспорт мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе базасында ВУС 843 тягачын (МТ-ЛБ) йөртүче-механикларны әзерләү программасы буенча белем алган укучылар арасында механик-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына квалификация имтиханы уздырылды. Имтиханны 8 кеше күләмендә 32 нче уку төркеме курсантлары тапшырды. Имтихан комиссиясе составында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инспекторы С.М.Дудин катнашты. Сынау нәтиҗәләре буенча теорияне 7 кеше уңышлы тапшырды, гамәли өлештә 6 кеше максатка иреште. Имтиханны бирә алмаучылар 7 көннән соң тагын белемнәрен сынап карый алачак.

 

С.М. Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International