Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә имтихан уздырылды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 28 нче февралендә Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә  «В», «С», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына 3 курс студентлары арасында имтихан узды. Имтиханнар 4 этапта узды: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча.

Имтиханга барлыгы 14 кеше кертелде, шуларның 9ы сынауны уңышлы тапшырды.

Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International