2020 елның 28 февралендә, 2020 елга техник караулар үткәрү графигы нигезендә, Яңа Чишмә муниципаль районындагы "Шешмаойл" АҖ кар машиналарына техник карау уздырылды.
Теркәлгән 9 берәмлек арасыннан техник карауга 8 кар чанасы тәкъдим ителде. Техник карау барышында тиешле А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, үзйөрешле машинаның техник торышы һәм ут приборларының төзеклеге, юл документлары һәм номер агрегатларының туры килүе тикшерелде. Техник карау тәмамлангач, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә дәүләт техник күзәтчелек таләпләрен үтәү эшенә кыскача анализ ясалды. Техник карау нәтиҗәләре буенча 1 берәмлек техникага техник карау акты төзелде. Тикшерүне уңышлы узган барлык техникага техник карау уздыру турында таныклыклар биреләчәк.
Рәис Хисмәтуллин – Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.