Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Киңәшмә "Татарстан Республикасының аучылык хуҗалыгы тарихы турында" фильмын карау белән башланды. Коллегия барышында республиканың аучылык, биологик су ресурслары, махсус саклана торган табигать территорияләре, федераль дәүләт аучылык контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр каралды.