Өйрәтә торган семинар-киңәшмә

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә ведомствоара укыту семинар-киңәшмәсе узды.

2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиешле мәгълүматлар буенча чираттагы декларация кампаниясе башлануын исәпкә алып, семинарда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин доклад белән чыгыш ясады. Айрат Хәйруллин белешмәләр тутыру тәртибе турында гына түгел, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.

2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәт кенәгәсен кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә алып бару өлешендә хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча документларын персонификацияле исәпкә алу һәм саклау бүлеге башлыгы Сергей Афанасьев чыгыш ясады.

Шулай ук чарада ТР буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльмира Яруллина да катнашты, ул уртак эшчәнлек турындагы сорауларга җавап бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең алдынгы хезмәткәрләре: Габделхак Касыймов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы; Илдус Хәкимов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы; Хәмит Нәзиров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге башлыгы; Рөстәм Харисов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы; Ринат Гыйльманов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы; Мансур Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлеге башлыгы; Сергей Дудин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча бүлек башлыгы яңа эшли башлаган дәүләт инженер-инспекторлары белән профилактика чараларын уздыру һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезләмәләрен куллану тәҗрибәсе, техник карау уздыруларны оештыру, "Гостехнадзор-Эксперт" системасында эшләү, имтихан кабул итү һәм тракторчы-машинист таныклыгы бирү, эш оештыру һәм нәтиҗәләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча  тупланган эш тәрҗибәләре белән уртаклашты.  

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында "Хезмәтне саклау" темасы буенча да курслар тыңлады һәм имтихан тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International