2020 елның 25 февралендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е" категорияләрендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары кабул ителде. 17 һәм 10 укучыдан торган ике төркем тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханга кертелде. Ике төркемнән дүрт укучы сынауга килмәде, ә икесе имтиханны тапшыра алмады. Калган укучылар имтиханны уңышлы тапшырды, алар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.