Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең йомгаклау киңәшмәсе булды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә 2019 елдагы эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләренең баш дәүләт инженер-инспекторлары һәм үзәк аппарат хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов ведомствоның тулаем, шулай ук район һәм шәһәр бүлекләре эше турында сөйләде, эштәге уңай һәм тискәре аспектларга тукталды.

2019 елга йомгак ясап, Радик Зыятдинов бүлекләр эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышты, 2020 елга бурычлар билгеләде һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы (I урын), Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы (II урын), Теләче муниципаль районы (3 урын) бүлекләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы Рөстәм Харисовка, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге башлыгы Марат Әхмәтҗановка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтүдәге шәхси казанышлары, аларның һөнәри белемнәрне, күнекмәләрне һәм осталыкны уңышлы үзләштерүе, аларның һөнәри осталыгын бәяләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлеге башлыгы Ирек Солтанбәков "Мактаулы остаз" дипломы белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International