Питрәч муниципаль районында техника каралды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 елның 25 февралендә, 2020 елга үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖдә, контроль-диагностика приборларын кулланып, техник карау уздырды. Техник карауга 43 берәмлек техника чыгарылган иде, шуларның 17 берәмлеге – тагылма һәм 26 берәмлеге – трактор һәм төягеч техника. Техник карау нәтиҗәләре буенча: оешманың автотранспорт хезмәте контролерына күрсәтмә бирелде, 6 берәмлек техника буенча техник карау актлары төзелде. Техник карау узган барлык техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

 

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International