2020 елның 25 февралендә Әлки муниципаль районы хакимияте башлыгы А.Ф.Никошин боерыгы нигезендә, Хузангай ҖЧҖ һәм Яңа Көч ҖЧҖ хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча смотр үткәрелде. Башкарма комитет рәисе И.В. Йосыпов, Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Ф.З.Вәгыйзов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки районы бүлеге башлыгы А.Н. Петухов катнашындагы комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Хуҗалыкларда тырмаларның 90 проценты һәм культиваторларның 42 проценты файдалануга әзер. Кыр эшләренә энергия сыешлы техниканы әзерләү эшләре бара, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны торгызу өчен запас өлешләр кайтарылган. Хуҗалыкларның ремонт базалары техниканы әзерләү эшләрен дәвам итә.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
