Казан шәһәренең "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ автомәктәбендә имтиханнар узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 нче елның 21 нче февралендә "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ автомәктәбе базасында "А1" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан тапшыру өчен 35 кеше кертелде, алар арасыннан 32 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

 

М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International