Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм батырлык, гайрәтлелек һәм ватанпәрвәрлек символына әйләнгән бәйрәм, Ватанга мәхәббәт, намус, бурычка тугрылык хисләрен барыннан да өстен куючы чын ир-атлар бәйрәме! Безнең һәрберебез – үз иленең сакчысы. Һәркем үз хезмәте белән көн саен илебезнең данын һәм куәтен арттыруга өлеш кертә.
Чын күңелдән сезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч булуын телим!
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов