Техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травма алуына һәм мөлкәткә зыян китергә юл куймау максатында Кайбыч муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә.
Агымдагы елның 18 нче октябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында мондый чара Мәлки авыл җирлеге территориясендә үткәрелде.
Рейд барышында 5 берәмлек техника тикшерелде һәм бер җитешсезлек очрагы ачыкланды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 карар чыгарылды.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
