Агымдагы елның 17 нче февралендә, календарь график нигезендә, "Зеленодольск механика көллияте" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Д", "Е" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Сынау тапшырырга тиешле 19 студент арасыннан имтиханга 15е килде һәм кертелде. Беренче тапкырдан ук 12 студент сынауның теория өлешен уңышлы тапшырды, практик имтиханны 11 студент тапшырды, алар, белем алу юнәлешенә карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.