Чүпрәле муниципаль районында "Кар чанасы-2020" операциясе дәвам итә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

18 нче февральдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге район территориясендә  автомототранспорт чараларыннан файдалану кагыйдәләрен ачыклау һәм тикшерү буенча рейд үткәрде. Рейдны үткәрү барышында STELS 800 маркалы кар чанасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, транспорт йөртүче Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча, техник карау уздырылмаган транспорт чарасын йөрткән өчен, административ җаваплылыкка тартылды. Торак пунктларында кар чаналарын йөртү мәсьәләсендә районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге авыл җирлекләре башлыклары һәм участоктагы полиция инспекторлары белән бергәләп эшли. Шулай ук 18 нче февральдә техник күзәтү үткәрү өчен дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә GTX SPORT RT 600HO SDI маркалы кар чанасы китерелде, техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау уздыру турында таныклык бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International