Татарстан Республикасы территориясендә "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясе нигезендә, 2020 елның 17 февралендә Спас муниципаль районында ЮХИДИ һәм Хайваннар дөньясын саклау буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Идел елгасы акваториясендә рейд үткәрелде. Рейд барышында 19 берәмлек күзәтчелек техникасы тикшерелде, аларның ике берәмлеге хокук бозып файдаланыла иде, машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде.
И.Ф.Батыршин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлеге башлыгы.