2020 елның 17 нче февралендә Чирмешән муниципаль районында терлекләрне кышлату, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү, "Күтәмә агрофирмасы" ҖЧҖендә 2020 ел уңышы өчен орлык материалын саклау һәм әзерләү буенча семинар узды. Район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инженер-инспекторы һәм җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты әлеге семинарда докладлар белән чыгыш ясады.
Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.