Зеленодольск муниципаль районында "Кар чанасы" операциясе уза

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 елның 14 гыйнварында, "Кар чанасы-2020" профилактик операциясе кысаларында, Зеленодольск муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, судан кешеләрне коткару буенча иҗтимагый оешма һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләренең чираттагы уртак рейды уздырылды.

Идел һәм Зөя елгалары акваторияләрендә Зөя утрау-шәһәрчеге, Васильево һәм Атлашкино бистәләре янында патрульлек ителде. Операция барышында 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 2 хокук бозу очрагы ачыкланды.  Беркетмәләр төзелде, карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде.

Ачыкланган төп бозулар – техник карау уздырмыйча, теркәү документларыннан һәм әлеге төр техника белән идарә итү таныклыгыннан башка гына мототранспорт чараларыннан файдалану. "Кар чанасы-2020" операциясе агымдагы елның март аена кадәр дәвам итәчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International