Ел саен, кар чанасы сезоны кызган чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары, ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә, "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясен үткәрә. Быел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә "Кар чанасы" операциясе 13 нче гыйнвардан 6 мартка кадәр гамәлгә ашырыла.
Техника белән куркынычсыз идарә итү әлеге транспорт хуҗаларыннан билгеле бер күнекмәләр һәм иминлекле файдалану нигезләрен белүне таләп итә. Шуңа күрә дә "Кар чанасы" профилактик операциясе кысаларында рейдлар уздыруның төп бурычларының берсе – юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларыннан файдалануда иминлек дәрәҗәсен арттыру. Операция кысаларында беренче чираттагы игътибар кар чаналарын эксплуатацияләүгә бәйле травмаларны юкка чыгаруга, моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, номерларның һәм агрегатларның исәпкә алу күрсәткечләренә туры килүенә юнәлтелә.
Профилактик операцияне үткәрү чорында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны ачыклау буенча даими профилактик рейдлар үткәрә. 14 февральдә шундый рейдларның берсе узды, 8 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, 2 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча административ беркетмәләр төзелде.
Альберт Талипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.