Быелның 14 февралендә Аксубай муниципаль районы хакимиятендә районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәйле мәсьәлә буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм төрле хезмәтләрнең башка профильле белгечләре катнашты. Үзйөрешле машиналарны теркәү, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм ел саен техник карау уздыру тәртибе турында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов чыгыш ясады.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
