Азнакай шәһәренең "ЦПК-Татнефть" хосусый белем бирү оешмасында имтиханнар узды

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 13 нче февралендә "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында "АІ" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 35 кеше сынау тапшыруга кертелде, шулардан теория өлешен тапшыруга 35 кеше килде, сынауның гамәли өлешенә 34 кеше кертелде, анысын 34 студент та уңышлы тапшырды. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

           

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International