Тәтеш муниципаль районында "Кар чанасы" операциясе буенча уртак рейд узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Ел саен, кышкы чорда Россия Федерациясе субъектларында дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясе үткәрелә. Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы территориясендә операция 2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр узачак. Иң беренче чиратта машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, теркәү һәм техник караулар уздыру кагыйдәләре үтәлешенә, машина белән идарә итүгә рөхсәт бирү тәртибенә зур игътибар бирелә. 2020 елның 12 февралендә Идел елгасы акваториясе буенча һәм моточаралардан актив файдалану урыннарында, Тәтеш полиция бүлеге һәм аучылык хезмәте белән берлектә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан рейд үткәрелде. Рейд барышында биш кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча бер хокук бозу очрагы ачыкланды, машина йөртүчегә карата административ хокук бозу турында карар чыгарылды.

 

Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International