"Кар чанасы" операциясен уздыру белән беррәттән, Яңа Чишмә муниципаль районында юридик затларга караган транспорт чараларына ел саен уздырыла торган техник караулар үткәрелә. Агымдагы елның 12 февралендә, 2020 елга расланган график нигезендә, "Троицкнефть" ЯАҖдә кар машиналарына ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. Техник карауга 6 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник торышын һәм кирәкле документларны тикшергәннән соң, куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен аңлатканнан соң, тикшерүгә тапшырылган барлык техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.