Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
2019 елда агросәнәгать комплексының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Күләмле эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү өчен иң яңа технологияләрнең иң зур экспозицияләре, җиһазлар һәм материаллар тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсеннән чарада ведомство башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.