Ел саен, кар чанасы сезоны кызган чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары, ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә, "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясен үткәрә. Быел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә "Кар чанасы" операциясе 13 нче гыйнвардан 6 мартка кадәр гамәлгә ашырыла.
Моточаралар белән куркынычсыз идарә итү әлеге транспорт хуҗаларыннан билгеле бер күнекмәләр һәм иминлекле файдалану нигезләрен белүне таләп итә. Шуңа күрә дә "Кар чанасы" профилактик операциясен үткәрүнең төп бурычларының берсе – юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларыннан файдалануда иминлек дәрәҗәсен арттыру. Операция кысаларында беренче чираттагы игътибар кар чаналарын эксплуатацияләүгә бәйле травмаларны юкка чыгаруга, моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, номерларның һәм агрегатларның исәпкә алу күрсәткечләренә туры килүенә юнәлтелде. Сарман муниципаль районы юлларында файдаланыла торган тракторлар, кар чистарту техникасы да игътибардан читтә калмый.
"Кар чанасы" операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чараларын, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны ачыклау буенча даими профилактик рейдлар үткәрелә. ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте бүлекчәсе белән уртак рейдлар оештырыла.
10 нчы февральдә шундый рейдларның берсе узды, 12 берәмлек кар чанасы һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде, ике административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ чаралар күрелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
