"Татарстан чаңгы юлы – 2020": җиңү өчен түгел, ә эмоцияләр өчен!

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Шимбә көнне бөтен ил буенча ел саен үткәрелә торган "Россия чаңгы юлы" гаммәви спорт ярышлары старт алды. Анда миллионнан артык россияле катнашты. узышлар 73 субъектта узды.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр шулай ук "Татарстан чаңгы юлы-2020" дигән массакүләм йөгерешкә дә чыкты. Чаңгыга һәвәскәрләр генә түгел, олимпия чемпионнары да, шулай ук спорт ветераннары да, яшь чаңгычылар да басты.

Бу традицион кышкы бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре инде беренче тапкыр гына катнашмый һәм 2020 ел да искәрмә булмады.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International