Түбән Кама шәһәрендә – кар чанасы операциясе

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

2020 елның 8 февралендә "Кар чанасы" профилактик операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 25 декабрендәге 01-05\299-пр номерлы боерыгы нигезендә, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында "Кар чанасы-2020" профилактик операциясе уздырылды. Барлык үзйөрешле машиналар: кар чаналары, квадроцикллар, кар чистарту машиналары һәм тракторлар тикшерелде. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Рейд барышында төрле маркадагы 14 кар чанасының хуҗасы, таныклыклар, дәүләт теркәве, техник карау узу турында таныклыклар тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 статьясының 1 өлеше һәм 9.3 статьясы буенча административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде.

 "Кар чанасы" операциясенең төп бурычы – кар чаналарын һәм кышкы юлдан җилдерүче башка мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кешеләр үлеменә һәм имгәнүләренә бәйле булган һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү, мөлкәтнең сакланышын, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау.

 

 

Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International