"Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясе гражданнарга әлеге төр техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре турында аңлату эшләренә юнәлдерелгән. Техниканы теркәү, техник карау уздыру кагыйдәләрен үтәү, идарә итү хокукына таныклык булу – барлык милек формалары өчен дә бердәм һәм территориаль урнашу урынына бәйсез рәвештә үтәлергә тиешле таләпләр. 2020 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан кар чаналарын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау буенча рейд оештырылды. Өч хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча административ беркетмәләр төзелде. Минзәлә муниципаль районы территориясендә күрше республикадан килгән, кышкы актив ялны яратучылар да очрый. Шунысы куанычлы, аларның үзләре белән кирәкле барлык документлары да бар.
Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.