Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы "Россия чаңгы юлы – Татарстан чаңгы юлы-2020" россиякүләм спорт чарасында катнашты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның 8 февралендә Баулы шәһәренең чаңгы базасында чаңгы спортын яратучылар арасында "Россия чаңгы юлы-2020" ярышлары узды. Эстафетада дистәгә якын спортчы катнашты, аларның берсе Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Талипов иде, ул өченче урынны алды.

Альберт Талипов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International