8 нче февраль көнне Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында, 22 кешелек коммерция төркемендә "В", "С", "D" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Теория өлешен уңышлы тапшырган укучылар Т-25, МТЗ-82 һәм Т-150К тракторларында практик имтихан өлешенә кертелде. 8 укучы төрле категорияләр буенча сынауны тапшыра алмады. Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
