2020 елның 5 февралендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺБУ мототранспорт чаралары белән идарә итү өчен "А1" категориясе буенча имтиханнар кабул ителде. Сынаулар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта "Буран" кар чанасында кабул ителде. Сынауга килгән 13 кеше арасыннан теория һәм практика өлешен 6 кеше уңышлы тапшырды. Имтиханны яңадан кимендә 7 көннән соң биреп булачак. Ә сынауны уңышлы тапшырганнар тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.