Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эш визиты белән Апас муниципаль районында булды. Сәфәрнең максаты – "Ак Барс" холдинг компаниясенең "Свияга" авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖдә агымдагы елның язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы белән танышу.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов рәислегендәге комиссия, Апас районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нияз Гыйсмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге башлыгы Ирек Солтанбәков, "Свияга" авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гомәр Хәйруллин катнашында Йомралы, Әлмәндәр һәм үзәк ремонт остаханәсен карап чыкты.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.