5 февральдә Чүпрәле муниципаль районында "2019 елда районның фермер хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар" программасы буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинарны район башлыгы Гаффаров Марат Ренат улы ачты.
Семинар программасының беренче өлеше Татар Бизнәсе авылында "Хәлилов А.С." крестьян-фермер хуҗалыгына бару, техниканы ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышу, шулай ук гаилә фермасын караудан башланды.
Киңәшмә өлешендә үсемлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгак ясалды, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, ремонтлау һәм 2020 елда сезонлы кыр эшләрен оештыру турында сүз барды. Машина-трактор паркын яңарту бурычлары һәм техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча чаралар күрү турында фикер алыштылар.
Семинарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, Россельхозцентр, Ак Барс Банк, "Рацин" АҖ, "Татагрохим" АҖ вәкилләре катнашты. Фермерлар үзләрен борчыган сорауларын җиткерде.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.