"Алабуга СҖТ" МИЗ АҖ техник карау уздырылды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

 Расланган график нигезендә, агымдагы елның 5 февралендә "Алабуга СҖТ" МИЗ ААҖдә үзйөрешле техникага ел саен гамәлгә ашырыла торган техник карау уздырылды. Техник карауга 37 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карау барышында аларның тышкы торышына, теркәү документлары булу-булмауга, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесе булуга, агрегатлардагы номерларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде.

Барлык тәкъдим ителгән техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.  

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International