2020 елның 5 февралендә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агросәнәгать комплексы оешмаларында һәм предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыру буенча җаваплы затлар белән техник карауга әзерлек буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Н.А.Сәлимгәрәев үткәрде.
Чарада Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.М. Хәкимов, "Таттехконтроль" эксперт-диагностика ясаучыс Р.Ф. Хәбиров, ЮХИДИ өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Л.Ф. Ямалетдинов катнашты һәм техник карау уздырудагы яңалыклар һәм таләпләр турында чыгышлар ясады.
Техник карау уздыру буенча кул куйдыртып хәбәр җиткерелде һәм документлар өлеше буенча төп таләпләр турында аңлатылды. Хуҗалыкларның машина-трактор паркыннан файдалануга анализ ясалды. Агросәнәгать комплексы системасында техниканың 40% якын өлеше тупланган булуын исәпкә алып, әлеге чара районда техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүдә аеруча зур әһәмияткә ия.
И.М. Хәкимов – Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе.