"РУЦПК" хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбендә имтиханнар узды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 февралендә "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең автомәктәп базасында "В", "С" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алуга 26 кеше кертелде. Алар арасыннан теория өлешен тапшыруга 23 кеше килде, имтиханнарның практик өлешенә 22 кеше кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

М.Р.Әхмәтҗанов – бүлек башлыгы, баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International