Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышлары узды.
Иҗтимагый совет утырышында 2020 елга Иҗтимагый советның эш планы расланды, шулай ук Идарәнең 2019 ел нәтиҗәләре буенча эш нәтиҗәләре каралды.
Комиссия утырышында дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре һәм Идарәнең дәүләт хезмәткәрләрендә үз вазыйфаларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ихтималлыгы турындагы мәсьәлә каралды.