ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә килүчеләр электрон рәвештә теркәлү уза ала

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

12-14 февраль көннәрендә Татарстанда Агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендәге 300 оешма һәм предприятиедән 3000 артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Кунаклар инде бүген үк сылтама буенча теркәлеп, электрон билет алырга мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).

ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен колачлаячак: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас өлешләр, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культура орлыклары, продукция эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру өчен җайланмалар һәм башкалар. Килгән кунакларга фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы табигый товарлар сатып алу мөмкинлеге булачак.

Агросәнәгать форумы кысаларында күләмле эш программасы каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Программа белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Катнашу мәсьәләләре һәм башка оештыру аспектлары буенча чараның координаторына 89178603562 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мәгълүмати партнерлык һәм массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә (843)221-76-21 телефоны буенча, press-mshp@yandex.ruэлектрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үткәрү урыны – "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International